Пәйгамбәребезнең намаз уку сыйфаты
20. Бу вакытта ул мәҗбүри рәвештә “тәшәххуд” һәм “салават” сүзләрен әйтә: Әттәхиятү лилләһи үәс-саләүәти үәт-тайибәт, әссәлә-мү гәләйкә әййүһән-нәбийү үә рахмәтүллаһи үә бәракәтүһ, әссәләмү галәйнә үә галә гый-бәдилләһис-салихин, әшһәдү әллә иләһә иллАллаһү үә әшһәдү әннә...
Пәйгамбәребезнең намаз уку сыйфаты
20. Бу вакытта ул мәҗбүри рәвештә “тәшәххуд” һәм “салават” сүзләрен әйтә:
Әттәхиятү лилләһи үәс-саләүәти үәт-тайибәт, әссәлә-мү гәләйкә әййүһән-нәбийү үә рахмәтүллаһи үә бәракәтүһ, әссәләмү галәйнә үә галә гый-бәдилләһис-салихин, әшһәдү әллә иләһә иллАллаһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһү үә расүлүһ. Аллаһүммә салли галә Мүхәммәдин үә галә әли Мүхәммәд, кәмә салләйтә галә Ибраһимә үә галә әли Ибраһимә иннәкә хәмидүм-мәҗид. Аллаһүммә бәрик галә Мүхәммәдин үә галә әли Мүәммәд, кәмә бәрактә галә Ибраһимә үә галә әли Ибраһимә иннәкә хәмидүм-мәҗид.
21. Шуннан соң ул Аллаһтан дүрт бәладан: Җәһәннәм газапларыннан, кабер газабыннан, дөнья һәм үлем фетнәсеннән, Дәдҗәл коткысыннан саклану сорый (Аллаһуммә инни ә’узубикә мин ‘әзаби дҗәхәннәм, уа мин ‘әзабиль-къабр, уа мин фитнәтиль-мәхья уәль-мәмәт, уә мин шәрри фитнәтильмәсихи-ддәдҗҗәл) , шуннан соң намаз укучы Аллаһка башка дога сүзләре белән мөрәҗәгать итә ала, әмма ул Аллаһка пәйгамбәребездән (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) килгән сүзләр белән мөрәҗәгать итсә, тагын да яхшырак була, мәсәлән: “Йә Аллаһ, тиешле дәрәҗәдә Сине зикер кылырга, Сиңа шөкер итәргә һәм Сиңа гыйбадәт кылырга ярдәм ит миңа!” (Аллаһуммә, ә'ин-ни 'әлә зикри-кә, вә шукри-кә вә хусни ’ибәдәти-кә);
22. Шуннан соң ул уң якка да, сул якка да сәлам бирә, сәлам биргән вакытта җилкәләр борылмый, бары тик баш кына борыла (баш күтәрелми дә, төшерелми дә) һәм ян-якларга куллар белән күрсәтелми;
23. Әзерләүче: Хәйсәм бин Мөхәммәд Дҗәмил Сәрхән
Пәйгамбәребез мәчетендәге укытучы һәм mahadsunnah.com »сайтының җитәкчесе
Пәйгамбәребезнең намаз уку сыйфаты
Scan QR Code | Use a QR Code Scanner to fast download directly to your mobile device