الوقاية من الفواحش و انتكاس الفطرة
اللغة التتري
Мөселманны зинадан, фәхешлектән һәм башка начар гамәлләрдән сакланырга булышучы сәбәпләр
Мөселманны зинадан, фәхешлектән һәм башка начар гамәлләрдән сакланырга булышучы сәбәпләр
- Аллаһтан курку һәм Аллаһка еш итеп догалар белән мөрәҗәгать итү. Юсуф (галяйхи ас-салям) Аллаһка шундый дога белән мөрәҗәгать иткән: "Һәм әгәр Син, Аллаһ, миннән моны ерагайтмасаң, мин аларга күнермен". Юсуф сүрәсе, 33 аять.
- Аллаһның коллары Аллаһка буйсынмауны калдырган очракта, шул сәбәпле Аллаһ тарафыннан әзерләгән нәрсәләр турында фикерләү, уйлану. Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Аллаһ ризалыгы өчен нәрсәне генә калдырмасаң, Аллаһ моны синең өчен яхшырак булган нәрсәгә алмаштырыр".
- Җенси әгъзалар һәм авыз белән бәйле булган теләкләр турында сөйләшүләрне калдыру. Оятсыз сүзләр һәм гамәлләрдән мәҗлесләрне чистарту, арындыру.
- Мөмкинлек булу белән ук өйләнү. Әгәр мөмкинлек булмаса, ураза тоту "бу очракта ул шәһвәтен тыеп кала алыр"(Мөслим һәм Бохари җыентыкларыннан)
- Ашау-эчүне киметү, чөнки алар дәртнең кимүенә сәбәп булып тора.
- Күз карашын түбән төшерү һәм базарлар шикелле хатын-кызлар күп булган җирләрдән ерак тору. Шулай ук чит яки махрам булмаган хатын-кыз белән берүзең калудан баш тарту.
- Хатын-кызларга хиджаб кию әмере. Алар белән сөйләшкәндә йомшак тавыш кулланмау. Хатын-кыз белән берүзең калудан саклану. Алар белән кул сузып исәнләшмәү, һәм араларына кереп кушылмау.
- Юсуф сүрәсен уку, һәм аның ( аңа Аллаһның сәламе булсын) тарихы турында фикерләү. Шулай ук Коръәндә булган калган хикәяләр һәм алдагы булган сәләфләрнең тормыш юллары турында уйлап гыйбрәтләнү.
- Яхшылыкка өнди торган һәм начарлыктан сак тотучы тәкъвалы кешеләр белән аралашу, һәм явызлыкка һәм гөнаһларга өндәүчеләрдән ерак тору.
- "Син ничек хөкем кылсаң, сиңа да шулай хөкем кылыныр" дигән кагыйдәне истә тоту. Зина кылу – ул кайтарасы бурыч.
- Файда китерүче нәрсәләр белән шөгыльләнү, эшсезлектән баш тарту. Чынлыкта эшсезлек һәлакәткә китерә. Чөнки эшсезлек аркасында кеше начар гамәлләргә этәрә торган җаны белән һәм шәйтан белән берүзе кала.
- Шәһвәтне көчәйтә торган һәм фәхешлеккә этәрә торган яңа техник чараларыннан һәм анда булган төрле программалардан (приложения) саклану.
- Компьютерлар һәм телефоннарны калганнарның күзләренә күренә торган урынга кую, урнаштыру. Чөнки, әйтелгәнчә, кеше үз-үзе белән калган очракта зәгыйфьләнә.
- Ислам диненең йоласыннан
булып торган – башкаларны начар гамәлләр кылудан тыю. Әгәр моны булдыра алмасаң йөрәгең белән бу гәмәлләргә килешмәү. Чөнки бу йөрәкне җанландыра һәм яхшы гамәлләргә этәрә.