عيد الفطر Гыйдуль-Фитр (Ураза бәйрәме)

1️⃣ Бәйрәм белән котлау Сөннәт булып тора:
تَقَبَّلَ اللَّهُ مِنَّا وَمِنْكُمْ
Тәкәббәлаллаһу миннә вә минкум — «Аллаһ бездән дә, сездән дә кабул итсен».

2️⃣ Фитр садакасын бәйрәм намазына кадәр бер са‘ ризык күләмендә бирү йөкләнгән. Ә кем аны гает намазыннан соң бирсә — ул гади садака булып кына санала.

3️⃣ Бәйрәм төнендә тәкъбир әйтү сөннәт булып тора, һәм ул имам бәйрәм намазына чыкканчы дәвам итә.

4️⃣ Кем бәйрәм намазын укыган булса, аңа җомга намазын калдыру рөхсәт ителә. Әгәр ул җомгага бармаса — ул өйлә намазын дүрт рәкәгать итеп укый. Имам исә килгән кешеләр өчен җомга намазын үткәрергә тиеш.

5️⃣ Бәйрәм көнендә ураза тоту тыела.

6️⃣ Аллаһның чикләрен бозмыйча шатлык һәм куаныч күрсәтү — дин йолаларыннан.

📎 sarhaan.com

Shopping Basket